2021 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның агымдагы елда чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Г.Ф. Минҗанова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе, Иҗтимагый совет рәисе Р. М. Шакирҗанов, Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ һәм «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» хезмәткәрләре катнашты.
Утырышта ике доклад тыңланды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив тармагын мәгълүматлаштыру секторы мөдире И. А. Газимҗанов 2021-2024 елларга Татарстан Республикасы архив тармагын цифрлы трансформацияләү Стратегиясен эшләүгә якын килүләр, әлеге стратегиянең эчтәлеге, шулай ук аны тормышка ашыру планнары турында сөйләде
Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Б.Д. Җамалиев архив тармагына карата ясалма интеллектның гамәли кулланылышы һәм файдасы, аны әлеге тармакка кертүнең бүгенге көндә гамәлдә булган күренеше турында сөйләде. Докладчы сүзләренә караганда, архив өлкәсендә ясалма интеллект шул исәптән архив документларын аналогик форматтан цифрга күчерүгә, шулай ук экспертка теге яки бу архив документларын саклау яки бетерү максатчанлыгы турында мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән. Шул ук вакытта эксперт үзе тиешле карарны кабул итә.
Утырыш беркетмәсе белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтының «Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга мөмкин.

