2022 елга республика башкарма хакимият органнары өчен максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча проект старт алды

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Экспертлар һәм гражданнар киләсе елга Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын бергәләп билгеләячәк.

Иҗтимагый палата тарафыннан социаль блогның әлеге министрлыкларының өстенлекле эш өлкәләре буенча үз тәкъдимнәрен кертәчәк экспертлар төркемнәре билгеләнде. Экспертлар арасында хакимият органнары профиле буенча эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган һөнәри, академия, ата-аналар бергәлеге һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның абруйлы вәкилләре бар. Эксперт сессияләре кысаларында аларга ачык максатлар һәм бурычларның проект исемлеген җентекләп эшләргә туры киләчәк.

Октябрьнең икенче яртысында экспертларның тәкъдимнәре Министрлык каршындагы Иҗтимагый советлар тарафыннан каралачак һәм ай дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «Халык сораштырулары» сервисында узачак ачык онлайн-тавышка чыгарылачак. Бу этапта, ноябрьдә, Гражданнар иң мөһим булган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә алачак, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачак. Иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, 2022 елга министрлыклар өчен 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова әлеге проектка карата гражданнарның кызыксынуы артуын билгеләп үтте. "2019 елга Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен максатлар һәм бурычлар исемлеген формалаштыру буенча онлайн-сораштыру барышында 5 меңгә якын мөрәҗәгать алынса, узган ел аларның саны 7,1 меңнән артып киткән, бу татарстанлыларның мәгариф өлкәсе проблемаларына битараф булмавы күрсәткече. Дәүләт хакимияте органнарының өстенлекләрен раслаганда, без, Иҗтимагый совет әгъзалары, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәр фикерне исәпкә алырга тырышабыз", - диде ул.

Иҗтимагый советларның эше өстенлекләр исемлеген формалаштыру белән тәмамланмаячак – 2022 ел дәвамында алар куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыруга һәм билгеләнгән индикаторларга ирешүгә иҗтимагый контроль алып барачаклар. Проектны гамәлгә ашыру барышы һәм министрлыкларның халык алдында формалаштырылган максат һәм бурычларның үтәлеше турында хисаплары белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: http://publictasks.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International