Бу атнаның шимбәсендә 11 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр "Игелекле эшләр көне" фонды ТРК Парк Хаус парковкасында әйберләр җыю буенча акция уздырачак. Җыелган әйберләр «Яхшы куллар "Хәйрия склады" проекты кысаларында Фонд карамагындагыларга тапшырылачак.
«Ел саен безнең складта 12 меңгә якын кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яраклар ала. Казанда ике кабул итү пункты эшли, фонд өстәмә рәвештә кирәк-яраклар кабул итү буенча «күчмә» акцияләр үткәрә. Катнашучылар үз әйберләренә икенче тормыш бүләк итәләр һәм нинди дә булса сәбәпләр аркасында аларны сатып ала алмаучыларга булышалар", - дип уртаклашты "Игелекле эшләр көне " фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.
Әйберләр җыю буенча акция 2 октябрьдә 11.00 дән 18.00 гә кадәр Парк Хаус паркында узачак. Җыела торган әйберләргә таләпләр: чиста һәм яхшы хәлдә, төс, күләме һәм фасоны мөһим түгел.
«Яхшы куллар» әйберләрне кабул итү пунктлары даими рәвештә Восстание ур., 59 һәм Калинин ур., 3 адреслары буенча эшли. Соңгы адрес буенча бирү дә башкарыла – монда мохтаҗлар түләүсез әйберләтә ярдәм ала алалар.