"Президент грантлары конкурсларында катнашу һәм җиңү мөмкинлеге"

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Әлеге тема буенча коммерцияле булмаган оешмалар өчен өч семинар Татарстанның өч шәһәрендә узачак. Семинарларны Россия Федерациясе Президент грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе Татаринов Владимир Алексеевич үткәрәчәк. Семинар программасы 3 сәгатькә исәпләнгән.

Семинарлар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә узачак:

Казанда-29 сентябрь, Казан шәһәре, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, Н.Ершов ур., 57А адресы буенча үтә. Казанда семинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://optat.timepad.ru/event/1792596/

Яр Чаллыда – 30 сентябрь көнне: Ш.Усманов ур., 122 адресы буенча урнашкан, Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында уза. 11.00 сәгатьтә башлана. Яр Чаллы шәһәрендәге семинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://optat.timepad.ru/event/1792590/

Әлмәттә - 1 октябрьдә Әлмәт шәһәре, «Кванториум» балалар технопаркы, Тимирязев ур., 20 йорт адресы буенча урнашкан. 11.00 сәгатьтә башлана. Әлмәттә узачак семинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://optat.timepad.ru/event/1792591/

Семинарда алынган гамәли күнекмәләр коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә үз гаризаларын эшләп бетерергә һәм быел Президент грантлары конкурсында катнашырга ярдәм итәчәк. Президент грантлары фонды конкурсында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International