В.Г. Тимирясов исемендәге Казан иннновация университеты начар ишетүче кешеләр өчен белем бирү онлайн-курслары булдыру проектын гамәлгә ашыра

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты 2021 елның июль - октябрендә 21-2-006822 номерлы Президент грантлары фонды проектын гамәлгә ашыра. Ул чукрак һәм начар ишетүче кешеләр өчен белем бирүче онлайн-курслар төзү буенча «Уңайлы һөнәр» проектын гамәлгә ашыра. Әлеге проектның максаты - кирәкле белем бирүче сурдотәрҗемәче белән  онлайн-курслар булдыру: «Сметное дело», «Бухгалтерский учёт» һәм «Дизайн интерьера».

Эшләнгән курслар, яшәү урыннарына бәйсез рәвештә, начар ишетүчеләрне өйрәтү өчен, өлешчә YouTube платформасында, шулай ук КИУ сайтында урнаштырылган: https://ieml.ru/enlightenment/dostupnaya-professiya/.

Белешмәләр өчен телефон: 89874184286; email: myalina.nina@bk.ru к

«Һәркемгә уңайлы һөнәр» проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы өчен социаль инновация булып тора, ул ишетү проблемалары булган һәм 25 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган, хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган мәктәп тәмамлаучылар һәм студентлар өчен өстәмә белем алу мөмкинлеген ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International