Татарстан Республикасының участок сайлау комиссияләрендә сайлауларны күзәтүнең барышы турында

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары сайлауларны тавыш бирүнең соңгы көнендә күзәтүнең барышы турында хәбәр итүне дәвам итә.

***

Азнакай районы Иҗтимагый советы рәисе Лилия Әхмәдишина Азнакай шәһәрендә тавыш бирүнең барышы турында сөйләде: "Иң баштан ук сайлаучыларның активлыгы зур. Кайбер участокларда хәтта теркәү өстәлләренә һәм урналарга чират барлыкка килде. Кешеләр хезмәт коллективлары һәм гаиләләре белән тавыш бирергә киләләр. Беренчеләрдән булып 543 участокта МЧС вәкилләре үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр". 

Азнакайдагы 545 участокта 80 яшьлек сайлаучы Арзина Сөмбел

Аграр техникум студенты Ибраһимов Гадел Азнакайның 558 участогында беренче тапкыр тавыш бирә

***

Буа районының Иҗтимагый советы рәисе Гөлчәчәк Булатова: "Буада тавыш бирүнең соңгы көнендә поликлиникада коронавирустан прививка ясаталар. Шулай ук бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан 101 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин да тавыш бирде. Бөек Ватан сугышы ветераны бу көнне игътибарсыз калдыра алмады».

***

Яшел Үзән районы Иҗтимагый советы рәисе Ольга Купоросова шулай ук тавыш бирүнең соңгы көне турында хәбәрләр белән уртаклашты: «Яшел Үзән шәһәренең үзәк район хастаханәсендә пациентлар тавыш бирү өчен вакытлыча участок оештырылды. 10.00 сәгатьтә 26 кеше килгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Күзәтүчеләр монда да булды. Алар тавыш бирүнең легитимлыгын һәм үтә күренмәлелеген контрольдә тоттылар. ТР Иҗтимагый палатасыннан күзәтүне баш табиб урынбасары Е.А. Тверскова башкара».

***

Кама Тамагы районы Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Гращенкова 1650нче сайлау участогында гриппка каршы вакцинация оештырылуын хәбәр итте. УИК әгъзалары үз үрнәкләре белән үз сәламәтлекләренә генә түгел, якыннарының сәламәтлегенә дә җаваплы карарга кирәклеген күрсәтә.

***

Нурлат районы Иҗтимагый советы рәисе Флюра Морзаханова: "Нурлат районында барлык сайлау участокларында да коронавирус инфекциясен таратмауга зур игътибар бирелә. Район халкы сайлауларга бик җитди карыйлар. Мәсәлән, Яңа Иглай авыл җирлегендә тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогына 300-дән артык сайлаучы килде, аларның 69ы өйдә тавыш бирде. Өйдә тавыш бирү өчен биредә 2 күчмә тартма бар".

***

"Бүген мин шәһәрнең барлык Участок сайлау комиссияләрен дә уздым. Минзәлә районында 50 сайлау комиссиясе, 220 күзәтүче бар. Сайлаулар хәвеф-хәтәрсез, уңышлы узды. Комиссия әгъзалары бик нәзберек, әмма шул ук вакытта игелекле дә. Барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлгән", - дип сөйләде Минзәлә районы Иҗтимагый советы рәисе Гөлфия Хәлимова.

***

Актаныш районы Иҗтимагый советы рәисе Земфира Хафизова Актаныш районында 46 участок сайлау комиссиясе эшли, шуларның 5сендә видеокүзәтү, калганнарында видеорегистраторлар урнаштырылган, дип сөйләде. Күзәтүчеләр сайлауларның ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген билгеләп үтә. Сайлау мәсьәләсе кемгә дә булса бәйләнмәгән, сайлаучыларга сайлаулар турында хәбәр итү тулысынча законлы рәвештә бара.

***

Әлки районы Иҗтимагый советы рәисе Луиза Абдрахманова хәбәр иткәнчә, районда сайлаулар тыныч һәм лаеклы дәрәҗәдә уза. "Сайлаулар көннәрендә хастаханәдә эшләүчеләр дә тавыш бирә ала. Барысы да куркынычсызлык чараларын үти», - ди ул.

 

***

Мамадыш районы Иҗтимагый советы рәисе Хәлим Кәримов 1893 нче сайлау участогында яхшы атмосфера урнашты, ә кешеләрдә бәйрәм хисе бар, дип сөйләде. Тавыш биргәннән соң, сайлаучыларга чәй һәм тәм-томнар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International