Аеклык бәйрәме - Рус Православие Чиркәве хәер-фатихасы белән узган гасырда ук нигез салынган һәм рәсми рәвештә 1913 елның 29 августыннан билгеләп үтелгән күркәм традиция.
Ул вакытта аек һәм сәламәт яшәү рәвешен раслау максатыннан, бу изге массакүләм чара Россиянең күп кенә губерналарында һәм зур шәһәрләрендә узды.
Хәзерге вакытта 11 сентябрьдә аеклык көнен рәсми рәвештә бәйрәм итү Рус Православие Чиркәве тарафыннан 2014 елның 25 июлендә Изге синод утырышында яңадан торгызылды.
Бүгенге көндә Россия Федерациясендә йөзләгән төрле клуб һәм аек һәм сәламәт яшәү рәвеше берләшмәләре, 70тән артык православие тернәкләндерү үзәге һәм 300 дән артык православие, Владивостоктан алып Калининградка кадәр Аеклык җәмгыятьләре (шул исәптән 20дән артык — Татарстанда) эшләп килә.
Наркоманияне, эчкечелекне, тәмәке тартуны профилактикалау, реабилитацияләү һәм дәвалауның төп бурычы Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшли торган Сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт үзәкләре системасына йөкләнгән. Моннан тыш, гамәлдәге законнар нигезендә, сәламәтлек саклау министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгының наркоконтроль идарәсе органнары белән килешенеп, профилактикага иҗтимагый, дини һәм коммерция оешмалары да актив кушыла.
Аеклык бәйрәме уңаеннан Россиянең күп кенә шәһәрләрендә массакүләм концерт программалары, очрашулар, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр һәм аек һәм сәламәт яшәү рәвешен раслау өчен наркоманиягә, алкоголизмга, тәмәке тартуга каршы торуга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрелә.
11 сентябрьдә Казан епархиясе храмнарында гыйбадәтләр, вәгазьләр, очрашулар, әңгәмәләр, хач йөрешләре һәм башка чаралар үткәрелә,
Казанда, шимбә көнне, 2021 елның 11 сентябрендә, шәһәр Мэриясе белән килешенеп, аеклык бәйрәменә багышланган гомумшәһәр бәйрәм концерты үткәрү планлаштырыла.