Халыкара хәйрия көнендә ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева Милли ашханә рестораны администрациясе белән берлектә "Дуслык" социаль-реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия ашы оештырды.
Балаларны милли ризыклар белән сыйладылар һәм уеннарга профессиональ аниматорлар җәлеп иттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый төшке ашлар инде традициягә әйләнде, балалар аларны көтә, әзерләнә һәм үзләренең иҗади номерларын күрсәтә.
Берничә сәгать дәвамында биредә тәрбияләнүчеләр биеделәр, уйнадылар, үз куллары белән истәлекле сувенирлар ясадылар һәм, әлбәттә инде, милли ашларның яңа һәм яхшы таныш ризыкларын татып карадылар.
Мондый чаралар ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен бик мөһим.
Белешмә өчен:
Үзәк - ачык типтагы учреждение.
Учреждениегә 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр кабул ителә.
Учреждение 50 тәрбияләнүчегә исәпләнгән (30 тәрбияләнүче - тәүлек буе яшәү, 20 тәрбияләнүче - көндезге тору).
Учреждение эшчәнлегенең төп максатлары түбәндәгеләр:
- балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең асоциаль һәм деструктив тәртибен профилактикалауга, социаль куркыныч хәлдәге балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны оештыру;
- күзәтүчесез һәм йортсыз калучыларга ярдәм итү, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларны һәм яшьләрне социаль реабилитацияләү;
- балаларның һәм яшьләрнең психологик, медицина һәм социаль адаптациясен тәэмин итү, аларның үз-үзләрен тотышын коррекцияләү.


