«Игелекле эшләр остаханәсе» проекты кысаларында фонд партнерлар белән берлектә төрле мастер-класслар, юридик консультацияләр оештыра, төрле яшьтәге балалар өчен лекцияләр һәм күңел ачу дәресләре үткәрә. Проектның максаты-шәхси һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру, һәр кешенең фикерләвен киңәйтү.
7 сентябрь көнне «Игелекле эшләр көне»ндә тәрбияләнүчеләр өчен Лилия Маликова @liliyamm мастер-класс үткәрәчәк. Ул балчык белән эш этаплары, аның үзенчәлекләре турында сөйләячәк: катнашучылар чынаяк, тәлинкә ясаячак, аларны буячак. Мондый дәресләр образлы фикерләүне һәм фантазияне, бала кулларының вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Үз куллары белән ясалган әйберләрне яндырганнан соң, балалар өйләренә алып, якыннарына бүләк итә алачак.
Балчыктан әвәләп ясау буенча Мастер-класс 7 сентябрьдә, сишәмбе көнне, 13.30 дан 15.00 сәгатькә кадәр Калинин ур., 3 адресы буенча узачак. 6-15 яшьлек күп балалы гаиләләрдән балаларны чакырабыз. Катнашу бушлай, мәҗбүри язылу 236-65-61 телефоны буенча, урыннар саны чикләнгән.