Оператив һәм оештырылган

2021 елның 3 сентябре, җомга

«Кичә, 2 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының "Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында" 2021 елның 24 августындагы Указы нигезендә түләүләр башланды", – дип хәбәр итте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы утырышында. 30 августта узган матбугат конференциясендә Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, банк карталарына түләүләр алучы пенсионерлар аны беренче булып алган. Өйдә пенсия алучылар 3 сентябрьдән пенсия белән бергә түләячәк. Шул ук вакытта пенсия алучыларның барысы да – өлкән яшьтәге гражданнар да, инвалид гражданнар да, туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучы гаиләләр дә түләячәк.

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, әлеге акчаны республика буенча 1,1 млн.нан артык пенсионер алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International