1 сентябрьдә республика мәктәпләрендә балалар өчен бәйрәм линейкалары узды. Шундый мәктәпләрнең берсендә, атап әйткәндә "Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 142 нче мәктәбе" дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Минхәйдәр улы Гафиятуллин булды. Ул укучылар бүләкләрен һәм изге сүзләрен җиткерде.
Мөнир Минхәйдәрович шулай ук «Трамплин» хәйрия фондының попечительләр советы әгъзасы булып тора. «Трамплин» БФ даими нигездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләргә һәм интернатларга бәйрәмнәр, чаралар оештыруда, иҗади һәм спорт дәресләре үткәрүдә ярдәм итә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен лагерь сменалары оештыра.