ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева «Туган як киңлекләре» Беренче Бөтенроссия пленэры күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында күргәзмә ачылу тантанасы булды, анда «Туган як киңлекләре» Беренче Бөтенроссия пленэры вакытында иҗат ителгән эшләр тәкъдим ителде.

Пленэр Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында узды. Рәссамнар үз эшләрендә республикада яшәүче халыкларның халык мәдәниятен, колоритын тәкъдим иттеләр. Пленэр унөч милләт рәссамын берләштерде.

Ачылу тантанасында ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты, ул үзенең сәламләү сүзендә «Күргәзмә Татарстан халыклары образларының зур коллекциясен формалаштыра башлаячак», - дип билгеләп үтте.

Күргәзмәдә төрле жанрларда язылган 30дан артык эш тәкъдим ителә: портрет, натюрморт, пейзаж. Картиналар 1 октябрьгә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы йортында күрсәтеләчәк. Керү бушлай. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International