Күпчелек кешеләр шәһәр буйлап йөрүдә кыенлыклар кичерми, бигрәк тә Казанда, анда кешеләрне уңайлы тормыш шартлары белән тәэмин итүгә күп игътибар һәм ресурслар бирелә. Шуңа да карамастан, аз хәрәкәтләнүче кешеләр, әйтик, инвалид коляскаларда йөрүче кешеләр өчен, А ноктасыннан Б ноктасына күчү бик кыйммәткә төшә.
Аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм йөзеннән, бу елның маенда Казанда Яндексның "Янәшәдә ярдәм" социаль проекты эшли башлады. Хәзер программага кушылган фондлар карамагындагылар такси белән бушлай йөри алачак. Яндекс Go сервисының партнер-таксопаркларыннан машина йөртүчеләр аз хәрәкәтләнүче пассажирларны, шул исәптән «Игелекле эшләр көне»ндә тәрбияләнүчеләрне, тернәкләндерү үзәкләренә һәм медицина оешмаларына, уку яки эшләү урыннарына, шулай ук Фонд чараларына йөртәчәкләр.
"ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР КӨНЕ" ФОНДЫ БЕЛӘН ПРОГРАММА ЯРДӘМЕННӘН НИЧЕК ФАЙДАЛАНЫРГА? Әгәр дә сез авыр тормыш хәлендә калсагыз, сезнең гаиләдә сәламәтлекләре чикләнгән өлкәннәр яки инвалид коляскасында йөрүче балалар бар икән - фондның почтасына языгыз info@dendd.ru. Хезмәткәрләр сезнең белән элемтәгә чыгып, Яндекс Go ярдәме белән файдаланырга икәнен аңлатачак.