Ак, зәңгәр, кызыл

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Флаг-илнең иң мөһим символларының берсе, ул үз илен көчле һәм чәчәк атучы итәргә омтылучы барлык гражданнарны берләштерә.

21 августта "ГХФ яшьләре" төбәк командасы Татарстан Республикасы ДОСААФ белән берлектә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган Бөтенроссия акциясен башлап җибәрде. Команда әгъзалары бина тәрәзәләренә ил әләмнәрен элделәр.
Ә 22 августта «ГХФ яшьләре» һәм Татарстан Республикасы ДОСААФ командасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан республика башкаласы үзәгендә 150 квадрат метрдан артык үлчәмле Россия триколорын җәелдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International