Кадерле Татарстанлылар!
Республиканың Иҗтимагый палатасы исеменнән Сезне чын күңелдән бәйрәм - Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Бүген Татарстан Россия Федерациясенең социаль-икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормышында алдынгы урыннарны били. Ә безнең өчен, татарстанлылар өчен, рспубликабыз - бай мәдәни мирас, милли гореф-гадәтләр, милләтара тынычлык сакланып кала торган җирдә иң матур урын, кешенең иҗади үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, туган Татарстанның чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлегегездә уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе
З. Р. Вәлиева