Бүген «Казан талантлар университеты» Фәнни-эксперт советының онлайн-режимда киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш эшендә ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссия рәисе урынбасары, "Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты" ФДБФУ профессоры, пед.б., Казан ачык университеты" Фәнни-эксперт советы әгъзасы Римма Гыйльмиева катнашты һәм фикер алышу кысаларында чыгыш ясады.
Талантлар университеты башкарма директоры А.Ф. Акмалов «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең профильле программаларын 2021 елның июнь-август айларында уздыру йомгаклары һәм 2021 елның 1 яртыеллыгында төп юнәлешләр буенча Талантлар университеты эшенең арадаш этаплары һәм 2021 елның 2 яртыеллыгына перспективалар турында сөйләде.
Талантлар университетының проект иҗат лабораториясе координаторы А.В. Габдуллина Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабына әзерлек буенча түгәрәкләр турында хәбәр итте, ул «Сириус»белем бирү үзәгенең онлайн платформасында дистанцион форматта үткәрелә.
Башкарма директор урынбасары А.М. Әхмәтова 2020/2021 уку елы өчен Талантлар университеты студентларын укыту нәтиҗәләре һәм 2021/2022 уку елына белем бирү программасы турында сөйләде.