27 августта 12:00 сәгатьтә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның «Минем тавыш" онлайн-форум сессиясен ачачак. Чираттагы очрашуның темасы "Сайлаулар-2021: тавыш бирүнең үтә күренмәлелеге".
Дискуссия барышында Татарстан һәм федераль экспертлар сайлау процессының легитимлыгы ничек тәэмин ителәчәк, сайлауларны күзәтү институты тавыш бирүнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә әзерме, дип фикер алышачак. Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Моннан тыш, тамашачыларның трансляция чатында үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Оештыручылар аларның иң актуальләрен турыдан-туры эфирда хәбәр итәргә вәгъдә итә.
"Минем тавыш" сайлаучыларның онлайн-форумында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, тавыш бирүне иҗтимагый контроль буенча координация советы рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич катнашачак. Экспертлар составына шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, «Бәйсез иҗтимагый Мониторинг» ассоциациясенең башкарма директоры Алена Булгакова һәм «Россия юристлары Ассоциациясе» оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо керә.