25 августта "Игелекле эшләр көне" фондында милек мәсьәләләре буенча юристлар консультациясе узачак

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

"Игелекле эшләр көне" хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр – гаилә, гомуми, торак мәсьәләләре буенча юристлардан консультация алырга мөмкин.

25 август көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Росреестр һәм ТР кадастр палатасыннан мөлкәт сораулары буенча консультация узачак. Юристлар күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү, сату-алу, бүләк итү һәм башка сораулар белән ярдәм итәчәкләр.

Кабул итү фондта Калинин ур., 3 адресы буенча узачак. Консультациягә язылу өчен алдан 236-65-61 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, фондта булганда битлекләрне куллану мәҗбүри. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International