ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская Алма Спасына багышланган бәйрәм чараларында катнашты

2021 елның 22 августы, якшәмбе

ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Александровская Казанда һәм Кама Тамагы районының Красновидово авылында узган Алма Спасына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Ике бәйрәм чарасында да Ирина Александровская катнашучыларны сәламләде.

Казан шәһәре һәм республика муниципаль районнарының иҗат коллективлары һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашучыларны концерт программасы һәм мастер-класслары белән сөендерделәр.

Красновидово авылының М. Горький музее хезмәткәрләре ачык һавада музей һәм алма бакчасында чәй табыны артында театраль тамаша оештырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International