ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча күчмә киңәшмәдә шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре дә катнашты.

Кунаклар «Йолдызлык» балалар бакчасында булдылар, анда «Мәдәни күперләр» проектының башка шәһәрләр белән дустанә элемтәләр булдыру, Россия Федерациясендә татар мәдәниятен ныгыту һәм популярлаштыру буенча зур әһәмияте ассызыкланды.

Васил Шәйхрәзиев билгеләп үткәнчә, «Яшел Үзәннең кызыклы тәҗрибәсен башка районнарга да кулланырга кирәк».

Гомумән алганда, эш сәфәре барышында Яшел Үзән музыка театры, Яшел Үзән районының 1 нче лицее, 10 нчы номерлы «Йолдызлык» гимназиясе һәм Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә булдылар.

Шулай ук Яшел Үзәндә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «түгәрәк өстәл» узды. Утырышның көн тәртибе Яшел Үзән муниципаль районының мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә эш оештыру мәсьәләләреннән торды.

Утырышта катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева да бар иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International