Казан заманча сәнгать галереясендә Ләлә Кузнецованың «Юл...» дип аталган ретроспектив күргәзмәсе ачылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.
Фотокүргәзмәне Эдуард Киселев, Олег Климов һәм Павел Чуковның аның иҗатына багышланган документаль фильмнары тулыландырды.
Совет фотолегендасы вернисажы икенче катның берничә залында урнашкан, анда аклы-каралы фотосурәтләр урнаштырылган.
70нче еллар азагында Ләлә Кузнецова СССР территориясендә (Төркмәнстанда) соңгы чегән таборларының берсен гәүдәләндерә — шулай итеп ул үз темасын таба һәм тагын бер чегән сериясен ясый. Кадрларга узган гасырның 90 нчы еллар уртасында Казанның чегәннәре дә эләккән.Күргәзмә якындагы ай дәвамында эшләячәк.

.jpeg)