Иҗтимагый палата әгъзаларының һәм экспертларының тәкъдимнәре Балачак унъеллыгы чаралары планына кертелде

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән 2027 елга кадәр Балачак унъеллыгы кысаларында Татарстан Республикасы чаралары планы расланды. Аңа балаларның сәламәтлеген саклау, иминлеге һәм һәрьяклап үстерү, балалы гаиләләрнең иминлеге, балачак инфраструктурасын камилләштерү, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны яклау, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормыш сыйфатын күтәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләү системасын формалаштыру өлкәсендә 70кә якын даими чара кертелгән. Әлеге чараларның күбесе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары тарафыннан тәкъдим ителде.

Аерым алганда, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләү күләмен арттыру, күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү программасын үстерү, социаль контрактларның мөмкинлекләрен киңәйтү күздә тотыла. Моннан тыш, гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлекләре турында актив мәгълүмат бирү күздә тотыла. Моңа «Забота» мәгълүмати суперсервисын гамәлгә кертү ярдәм итәчәк.

Мәгариф һәм төрле яклап үсеш өлкәсендә зур эш фронты планлаштырыла. 2027 елга балаларның 76% ы иҗади конкурсларда үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге алачак, ә өстәмә белем бирү педагоглары яңа һөнәри осталык курсларында укытуның актуаль методикаларын үзләштерәчәк. Балалар туризмын үстерү, тәрбия эшен камилләштерү, куркынычсыз санлы белем бирү мохите булдыру буенча чаралар планлаштырылган.

Яңа программа документына аңлатма биреп, Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, анда китерелгән чаралар балаларны сыйфатлы үстерү, укыту һәм тәрбияләү өчен базаны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Планны төзегәндә Җәмәгатьчелек һәм гражданнарның фикерләре исәпкә алынды. Бу бик мөһим - мондый алым балалар тормышының иң мөһим өлкәләрен яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән чараларның нәтиҗәлелеген тәэмин итәчәк. Алда торган эш республика һәм муниципаль хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең җайга салынган һәм координацияләнгән гамәлләрен таләп итәчәк", - дип ассызыклады ул.

Документның тулы тексты белән Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International