ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Гыйльмеева яшь педагогларны "Укытучы" һөнәренә багышлау тантанасында катнашты

2021 елның 13 августы, җомга

Бүген республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Адымнар» Полилингваль белем бирү комплексында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды. Чарада яшь укытучылар - педагогик кадрлар әзерләүгә стипендиаль ярдәмнең беренче чыгарылышы, шул исәптән би/полилингваль белем бирү тирәлегендә эшләү өчен, укытучылар-остазлар, муниципаль районнар мәктәпләренең директорлар советы рәисләре, методистлар, югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре, һөнәр берлекләре оешмалары һәм мәгариф белән идарә органнары җитәкчеләре катнашты. Тантанада мәртәбәле кунак буларак Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе урынбасары, "Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты" профессоры Римма Хәмид кызы Гыйльмиева,  чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International