2021 елның 11 августында 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында "Финанс базарының намуссыз катнашучылары. Иске проблемалар. Яңа чакырулар".
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының "кайнар линиясенә" гражданнардан 100нән артык шалтырату килгән. Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы FINIKO финанс пирамидасын оештыру буенча иде, калган сораулар физик затлар арасында финанс пирамидаларына, займнарга һәм башка очракларга кагылды.
Белгечләр "кайнар линия" вакытында кешеләргә җиткерергә омтылган төп фикер - әгәр сез финанс махинацияләренең корбаны булсагыз, шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай гына сез үз мәнфәгатьләрегезне яклауга ирешә аласыз.
«Кайнар линия» дә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре катнашты.
Финанс базарында намуссыз катнашучыларның, шулай ук «кайнар линия» гә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең темасы шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясенең 17 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узачак киңәйтелгән утырышында каралачак.