5-6 августта Казанда 22 төбәктән килгән вәкилләр өчен "Россия – минем тарихым. Яңа офыклар" федераль форумы булып узды.
Ике көнлек очрашу кысаларында «Мәгариф» илкүләм проекты, «Россия – минем тарихым» тарихи парклар базасында белем бирү үзәкләрен булдыру һәм үстерү планнары буенча фикер алыштылар.
Ике көн дәвамында катнашучылар "Россия – минем тарихым" проектының ресурсларын илебезнең мәгариф тирәлегенә интеграцияләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук укучылар һәм педагоглар өчен программалар вариантларын тәкъдим иттеләр.

Чарада РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев чыгыш ясады. Гуманитар проектлар фонды идарәче директоры Иван Есин, «Россия — минем тарих» тарихи парклары җитәкчеләре, региональ мәгариф министрлыклары вәкилләре катнашты.