2021 елның 11 августында 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Финанс базарының намуссыз катнашучылары. Иске проблемалар. Яңа чакырулар» темасы буенча «Кайнар линия» була.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре 8(800)350-44-72 "кайнар линия" телефоны һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm
«Кайнар линия»дә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.