Креатив акселераторда катнаш!

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы, Росконгресс фондының социаль платформасы – Инносоциум фонды һәм социаль проектларга ярдәм фонды креатив эшкуарлык өлкәсендә проектларны тизләтелгән үстерү өчен акселератор эшли башлый.

Акселераторга теләсә нинди өлгереш дәрәҗәсе булган проектлар лидерлары чакырыла.

Акселерация нәтиҗәләре буенча проект командалары иҗади эшмәкәрлек өлкәсендә Россиянең һәм халыкара экспертларыннан белем алачак, тәҗрибәле трекерлар белән үз проектларын күрсәтәчәкләр, проектларны алга таба киң колачлау һәм тарату өчен яңа партнерлар һәм ресурслар табачаклар.

Креатив акселератор 23 августтан 15 октябрьгә кадәр узачак.

Анда катнашу өчен иҗади эшкуарлык һәм сервис икътисады өлкәләрендә, шул исәптән, проектлар лидерлары чакырыла:

- халык-сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре өлкәсендә социаль эшмәкәрлек, иҗади күнекмәләрен һәм талантларны үстерү;

- башкару һәм аудиовизуаль сәнгать;

- креатив индустрияләрне үстерү өчен цифрлы инфраструктура һәм технологияләр;

- креатив (иҗади) индустрияләрне популярлаштыру;

- гастрономия өлкәсендә проектлар;

- арт-киңлекләрдә һәм кластерларда креатив җәмәгатьчелекне коллектив иҗатка җәлеп итү.

Гаризалар бирү вакыты: 2021 елның 10 августына кадәр

Гариза бирү өчен сылтама: https://asi.ru/leaders/lead-projects/screening/181586/

Катнашу бушлай.

Проект акселераторга эләксен өчен,заявка тутырганда, «Агентлыкка мөрәҗәгать итү максаты» кырына  «акселерация» - дип күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International