ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында мәҗбүри тоту урыннарында булган гражданнарның сайлау хокукларын үтәүне иҗтимагый күзәтүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе белән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Аны ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов җитәкли.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илназ Фәхриев, җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов сайлауларга әзерлек барышы һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган гражданнарга үз сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләр турында сөйләделәр.

"ОНК әгъзалары безнең килешү буенча күзәтүчеләр тарафыннан ябык участокларга җибәреләчәк», – дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Шулай ук ул күзәтчелек комиссиясенең барлык әгъзаларына да бу эшкә әзерлектә ярдәм күрсәтелә, барлыкка килгән практик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелә, дип ассызыклады.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, эш шулай ук сайлау хокукы булган һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган гражданнар белән дә башкарылачак: аларга партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча күрсәтелгән кандидатлар турында сөйләячәкләр.

Ихтыяр белдерүгә хокук өй аресты астында булган, ләкин үз кандидатын сайлау хокукын гамәлгә ашырырга теләгән сайлаучылар өчен дә тәэмин ителәчәк.

Очрашуда, шулай ук, ТР Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый тикшерү буенча Координация советы әгъзалары, ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзалары, экспертлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International