12 августта “Игелекле эшләр көне” күп балалы гаиләләрдән балаларны балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класска чакыра

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

«Игелекле эшләр остаханәсе» проекты кысаларында фонд партнерлар белән берлектә төрле мастер-класслар, юридик консультацияләр оештыра, төрле яшьтәге балалар өчен лекцияләр һәм күңел ачу дәресләре үткәрә. Проектның максаты-шәхси һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру, һәр кешенең фикерләвен киңәйтү.

12 августта «Игелекле эшләр көне»ндә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-классны Лилия Маликова @kazan.artist үткәрәчәк. Ул балчык белән эш этаплары, аның үзенчәлекләре турында сөйләячәк: катнашучылар чынаяк, тәлинкә, савытлар ясаячак, аларны буяячак. Мондый дәресләр образлы фикерләүне һәм фантазияне, бала кулларының вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Үз куллары белән ясалган әйберләрне яндырганнан соң, балалар өйләренә алып, якыннарына бүләк итә алачак.

Балчыктан әвәләп ясау буенча Мастер-класс 12 августта, пәнҗешәмбе көнне, 13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Калинин ур., 3 адресы буенча узачак. 6-15 яшьлек күп балалы гаиләләрдән балаларны чакырабыз. Катнашу бушлай, мәҗбүри язылу 236-65-61 телефоны буенча, урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International