Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә Президент мәдәни инициативалар фондыннан грантлар конкурсына гаризалар кабул итү сроклары катнашучыларның сораулары күп булуга бәйле рәвештә 6 августка (шул көнне кертеп) кадәр озайтылды. Башта, Фондның рәсми сайтында урнаштырылган конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, гариза бирү кампаниясе 30 июльдә Мәскәү вакыты белән 23.30 сәгатьтә тәмамланырга тиеш иде.
"Көн саен Фонд адресына Конкурс буенча күп кенә сораулар килә - катнашучылар социаль челтәрләрдә язалар, почта аша мөрәҗәгать итәләр, элемтә үзәгенә шалтыраталар. Без барлык мәсьәләләрне анализлыйбыз һәм соңгы көннәрдә мөрәҗәгатьләрнең бик күп булуы гариза бирү кампаниясе вакытын арттыру соравы белән бәйле булуын күрәбез. Күпләр моны җәйге чорда, отпускларда кешеләр кыска вакыт эчендә партнерлардан ярдәм хатлары җыю кыен булуы белән аңлата. Бүгенге көндә Фонд сайтында 28 меңнән артык шәхси кабинет теркәлгән һәм ачылган. Без катнашучыларны ишетәбез һәм аларга ярдәм итәргә әзер. Безгә, гаризалар авторларына кебек үк, проектларның уйланылган һәм сыйфатлы булуы мөһим. Гаризалар кабул итү кампаниясе озайтылачак", - дип шәрехләде карарны Мәдәни инициативалар президент фонды генераль директоры Роман Карманов.
Фонд, җәйге айларда проектларны гамәлгә ашыручы катнашучыларның сорауларына җавап биреп, конкурс үткәрү кагыйдәләренә тагын бер мөһим төзәтмә кертте. Хәзер иҗади командалар агымдагы елның 15 июненнән дә алдарак старт алган проектка ярдәм итү өчен гариза бирә алалар. Элеккеге срок 1 июльдә чикләнгән иде.
Президент Мәдәни инициативалар фондының мәгълүмати системасы аша ай ярым дәвамында бөтен илдән — Красноярсктан Дагестанга кадәр, Калининградтан Камчаткага кадәр катнашучылар үзләренең иҗади проектларын тапшыра. Заявкаларны креатив командалар, фестивальләр һәм һөнәри конкурслар дирекциясе, дәүләтнеке булмаган театрлар һәм музейлар, арт-киңлекләр, продюсерлар, музыкантлар, бию студияләре, фильм һәм сериаллар төшерү төркемнәре, мультипликаторлар, рәссамнар һәм Россиянең кече халыклары мәдәниятен саклау буенча проектлар авторлары җибәрә.
Ярдәмгә дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар (иҗтимагый берләшмәләр, АНО, фондлар, ассоциацияләр һ.б.), шулай ук беренче тапкыр коммерцияле булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм муниципаль учреждениеләр дәгъва итә ала. Заявканы мөмкин кадәр гади итү өчен, Президент Мәдәни инициативалар фонды гариза һәм бюджет төзү буенча методикалар эшләде, системада проектларны дөрес рәсмиләштерү буенча үз-үзеңне тикшерү чегы-листы эшләде, шулай ук контакт үзәге ачты, аның хезмәткәрләре көн саен гаризалар авторларында килеп туган барлык сорауларга җавап табарга ярдәм итә.
Президент Мәдәни инициативалар фондының грант конкурсы беренче тапкыр үткәрелә, финанслауның гомуми күләме 3,5 млрд.сум тәшкил итә. Бу акчалар җәмгыять һәм иҗади өлкәләрне үстерү өчен иң креатив һәм әһәмиятле проектлар авторлары арасында бүленәчәк. Конкурска гаризалар сигез тематик юнәлеш буенча кабул ителә:«Нация созидателей», «Великое русское слово», «Я горжусь», «Место силы», «Культурный код», «Молодые лидеры», «История страны: история преодолений и побед. Вехи», «Многонациональный народ». «Культурный код», «Место силы» и «Молодые лидеры» юнәлешләре аеруча популяр булды.