КФУда социаль эшкуарлар өчен белем бирү программасы старт алды

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Казан федераль университетында республикабызның социаль эшкуарлары өчен «Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү» дип аталган махсуслаштырылган квалификация күтәрү программасы старт алды.

2021 елда социаль предприятиеләр беренче тапкыр социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грантлар ала алалар. Грант алуның мәҗбүри шарты булып махсуслаштырылган белем бирү яки акселерация программасын үтү тора.

Казан федераль университеты белгечләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән «Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү» квалификациясен күтәрү программасын башлап җибәрделәр.

Татарстанның 78 социаль предприятиесе вәкиле түбәндәге темалар буенча белем бирү интенсивларын узарга мөмкин: социаль эшмәкәрлек өчен перспектив юнәлешләр һәм өлкәләр; бизнес-гипотезны генерацияләү һәм тикшерү; Customer development. Маркетинг; бизнес-процессларны оптимизацияләү, продукт/хезмәт күрсәтүне яхшырту; финансларны җәлеп итү; проектларны тәкъдир итү, берләшмәләрдә һәм Интернет челтәрендә алга этәрү.

Моннан тыш, программаның мөһим өлеше булып остазлар җитәкчелегендә социаль эшмәкәрлек өлкәсендәге проектлар өстендә эшләү тора. Бу кызыклы һәм нәтиҗәле эш булырга тиеш, эшчәнлекнең юнәлешләре һәм масштаблары төрле булуын исәпкә алып. Шул ук вакытта һәр катнашучы үз проектын эшләп кенә калмыйча, белгеч белән җентекләп фикер алышу, үз бизнесына анализ ясау, үсеш траекторияләрен табу һәм үз фикерләрен, идеяләрен һәм исәп-хисапларын дөрес «төрү» мөмкинлегенә ия.

Социаль эшмәкәр, белем бирү программасын тәмамлаган буларак, нәкъ менә шушы проектны киләчәктә грантка тапшыра ала.

Укулар җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм Казан федераль университетының квалификациясен күтәрү турында таныклыклар бирү белән тәмамланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International