22 һәм 23 июльдә Алабуга шәһәрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Россиянең кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә хосусый инвестицияләрне һәм норматив-хокукый көйләүләрне җәлеп итү» темасына уртак утырышы уза.
22 июльдә утырышта катнашучылар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының сакланучы зонасын карау кысаларында мәдәни мирас объектларын –авария хәлендә булган күп фатирлы йортларны карадылар, муниципаль биналарның һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының музей-күргәзмә объектларының хосусый хуҗалары мисалында мәдәни мирас объектларын карап тотуның уңай тәҗрибәсе белән таныштылар.
Кунаклар Алабуга суворов хәрби училищесында, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булдылар:
– И.И. Шишкинның музей-йорты;
– Сирәк коллекцияләр Галереясе;
– Хәзерге заман этносәнгате музее;
– Н.А. Дурованың Музей-утары;
– М.И. Цветаеваны Искә Алу Йорты;
– М.И. Цветаеваның әдәби музее;
– В.М. Бехтерев исмендәге Өяз медицинасы музее.
Экскурсия программасында Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палаталары әгъзалары, Татарстан Республикасының тарихи җирлекләре вәкилләре катнашты.


