Югары Ослан районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында фикер алыштылар

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

16 июльдә Татарстанның Югары Ослан районында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча күчмә киңәшмә узды, анда ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә, районның берничә мәгариф һәм мәдәният объектында булдылар.

Соңрак «Түгәрәк өстәл» дә Югары Ослан, Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары вәкилләренең докладлары тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International