"Яшь гаилә республикасы" Республика фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

11 июльдә "Яшь гаилә республикасы" Республика фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Гаиләләр вальс башкардылар, ә гаилә башлыклары үз гаиләләренең символларын Флаглар парадында күрсәттеләр.

"Яшь гаилә Республикасы " - ул Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче яшь гаиләләр өчен ачык фестиваль. Фестивальдә катнашканда, гаилә эчендәге мәдәният, гаилә кыйммәтләре, буыннар дәвамчанлыгы, мәдәни һәм милли традицияләр, һөнәри горурлык һәм казанышлар турында сөйләү мөмкинлегенә ия.

Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
"Гаилә канаты астында" Татарстан Республикасының региональ иҗтимагый оешмасы.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты ярдәме белән оештырылды.

«Яшь гаилә Республикасы» фестивалендә катнашыр алдыннан яшь гаиләләр сайлап алу турын уздылар, «Гаилә буларак бренд» дискуссия мәйданчыгында катнаштылар, режиссер-куючы белән актив һәм иҗади хезмәттәшлек иттеләр.

Фестивальдә катнашучы һәр гаилә-үзенең эчке корылышы, законнары, чикләре, символикасы, тарихы, кыйммәтләре булган кечкенә республика.
Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ларионова Татьяна Петровна, ТР Яшьләр эшләре министры Фәттахов Дамир Илдус улы һәм "Гаилә канаты астында" ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Жуйкова Изольда Павловна катнашты.

Түбәндәге номинацияләр буенча 7 гаилә җиңүче булды:

"Халык гореф – гадәтләре Республикасы-Тукай районыннан Антон һәм Анна Максимовлар,

"Романтик Илһам Республикасы" – Казаннан Константин һәм Мария Фроловлар,

"Иҗади эшләр Республикасы" – Тукай районыннан Дамир һәм Алия Исламовлар,

"Интернациональ бердәмлек Республикасы" – Әлки районыннан Максим һәм Альбина Мөштаковлар,

"Буыннар бердәмлеге Республикасы" – Арча районыннан Алмаз һәм Гөлгенә Локмановлар,

"Һөнәри мәдәният Республикасы" – Балтач районыннан Раил һәм Зөһрә Садыйковлар,

"Хезмәт энергиясе Республикасы" – Казаннан Тимур һәм Рузанна Хөснияровлар.

Һәр гаилә җиңүче дипломнары һәм фестивальне оештыручылардан бүләкләр алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International