Мәдәни инициативаларның президент фонды 30 июльдә мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итүне төгәлли. Гаризаның мәҗбүри элементларының берсе - проектны тәкъдир итү.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге (инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге) Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә «Моны грант өчен ничек эшләргә?»проектын тәкъдир итү семинары үткәрделәр.
Татарстан Республикасының яңа Милли китапханәсендә узган чарада дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, шулай ук мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларны тормышка ашыручы социаль эшкуарлар катнашты.
Семинарда каралган төп темалар: проектны визуаль тәкъдир итүнең роле һәм әһәмияте, мәгълүмати яки сата торган презентация, презентацияләр булдыру өчен программа продуктлары, презентацияләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, максатларга карап презентацияләр булдыру үзенчәлекләре, шулай ук аерым презентацияләр шаблоннары каралды.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән оештырылды.
Видеоязманы карарга һәм кирәкле материалларны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1993060.htm
Исегезгә төшерәбез, бу - җәй башыннан бирле икенче семинар, ул мәдәният оешмалары өчен махсус үткәрелә. Беренче семинар Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында узды.
