Июль аенда «Игелекле эшләр көне» фондында бушлай юридик консультацияләргә язылу башланды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

"Игелекле эшләр көне" хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр буенча юристлардан консультация алырга була.

Июль аенда юристларның эш расписаниесе:

- Атна саен пәнҗешәмбе 10.00-12.00 гомуми мәсьәләләр буенча юрист консультациясе. Аны унбер елдан артык практикалы белгеч Илдар Кыямов үткәрә, ул «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга инде 2013 елдан бирле ярдәм итә.

- 13 июль 10.00-12.00 ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге белгечләренең торак мәсьәләләре буенча консультациясе. Үзәк "Грамоталы кулланучы мәктәбе" программасы кысаларында укыту семинарлары үткәрә, түләүләрне исәпләү тәртибе һәм корректлылыгы буенча консультацияләр бирә, дәгъва гаризаларын төзүдә ярдәм итә

- 23 июль 10.00-12.00 гаилә мәсьәләләре буенча юрист консультациясе. Кабул итүне гаилә-хокук бәхәсләрендә алты елдан артык уңышлы тәҗрибә туплаган белгеч, «Верикон» компаниясе директоры, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова алып бара. Ул аерылышу, милекне бүлешү, никах контракты, балалар һәм алимент турындагы бәхәсләр, ата булуны билгеләү һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

- 26 июль 10.00-12.00 ТР росреестрыннан һәм кадастр палатасыннан милек сораулары буенча консультация. Юристлар күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү, сату-алу, бүләк итү һәм башка сораулар белән ярдәм итәчәкләр.

Юристларны кабул итү фондта, Калинин ур., 3 адресы буенча уза. Консультациягә язылу өчен алдан 236-65-61 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, фондта булганда битлекләрне куллану мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International