2021 елның 3 июлендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестиваленең финал этабы узды. ТР Иҗтимагый палатасы, ТР ЗАГС идарәсе, ТР Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Гаилә канаты астында» оешмасы оештырды.
Фестивальнең төп максаты - яшь гаиләнең социаль статусын күтәрү, аның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү, яшьләрдә төп тормыш кыйммәте буларак гаиләгә мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү.
«Яшь гаилә Республикасы» фестивалендә катнашыр алдыннан яшь гаиләләр сайлап алу турын уздылар, «Гаилә бренд буларак» дискуссия мәйданчыгында катнаштылар, режиссер-куючы белән актив һәм иҗади хезмәттәшлек иттеләр.
Фестивальдә катнашучы һәр гаилә - үзенең эчке корылышы, законнары, чикләре, символикасы, тарихы, кыйммәтләре булган кечкенә республика. Финал чыгышында гаиләләр үз гаиләләренең гербын һәм флагын, шулай ук иҗади чыгыш форматында гаилә гимнын күрсәттеләр.
Бәйрәм гаилә башлыклары зур горурлык белән гаилә флаглары парадыннан башланды. Программаның лирик дәвамы булып гаилә вальсы торды, ә финалның кульминациясе, һичшиксез, гаилә гимны – яшь гаиләләрнең иҗади тамашасы булды. Гимн тавышлары юкка гына милләтне берләштермәде, аңа үз Ватаннарына карата горурлык һәм хөрмәт хисе сеңдермәде, халыкны яңа эшләргә һәм гамәлләргә рухландырды. Шулай итеп, безнең конкурсантларның гаилә гимннары республиканың нык яшь гаиләләре данын яклады.
Жюри составында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе И.Х. Гарифуллина, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның социаль проектлар һәм һөнәри үзен тормышка ашыру бүлеге башлыгы А. Г. Гәрәева, ТР Дәүләт Советының депутатлар корпусы, ведомстволар вәкилләре, атказанган мәдәният хезмәткәрләре һәм иҗат берлекләре әгъзалары катнашты.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина һәм «Ныклы гаилә» ФПП Иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Гаилә канаты астында» оешмасы президенты И. П. Жуйкова мөрәҗәгать итте. Алар җыелучыларны якынлашып килүче бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. И. П. Жуйкова билгеләп үткәнчә, «яшь гаилә Республикасы» фестивале лауреатларын бүләкләү 11 июльдә Казанда узачак һәм барлык кунакларны да катнашырга чакырды.
