ТР Әлмәт районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы советының X хисап-сайлау конференциясе булды

2021 елның 2 июле, җомга

2021 елның 29 июнендә Әлмәттә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы советының X хисап-сайлау конференциясе булды.

Конференциядә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Нагуманов Т.Д., Татарстан Республикасы ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы Республика Советы Рәисе Иштиряков Х.Г., Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Самойлов В.В., «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының хәрби-патриотик һәм массакүләм эшләр секторы мөдире Хамков К.В. катнаштылар.

Утырыш барышында җирле иҗтимагый оешма Советының 2016 елдан 2020 елга кадәрге чордагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Шулай ук көн тәртибендә җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисен сайлау мәсьәләсе торды.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы советының хисап чорындагы эше канәгатьләнерлек дип табылды.

Эшлекле сыйфатларны, оештыру сәләтен, ветераннарны куелган максатларга ирешүгә мобилизацияли белүләрен истә тотып, Әлмәт ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп кабат В.И. Самойлов сайланды.

Конференция ахырында ветераннар оешмасы активистларына "Әлмәт муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советының, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге»нең, Татарстан Республикасы Ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International