ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Гыйльмиева ТР мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында катнашты

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

30 июньдә ТР мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.

2021 елда БДИ үткәрү чорында хокук бозулар турында министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов чыгыш ясады.

Ахырдан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, шулай ук гомуми белем бирү оешмалары эшчәнлегендә коррупция куркынычларын минимальләштерү буенча министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар турында доклад белән чыгыш ясады.

Комиссия утырышында «Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты» профессоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе урынбасары Римма Гыйльмиева катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International