Граждан җәмгыяте вәкилләренең сайлауларны үткәрүне күзәтүдә катнашуын тәэмин итү максатларында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны күзәтүдә гражданнар җәмгыяте вәкилләренең катнашуын тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую дәвам итә.

Бүген ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән чираттагы очрашуда республикада иң эре иҗтимагый оешма – «Татарстан Республикасы профсоюз федерациясе» берлеге, Татарстан Республикасында Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе; эре коммерцияле булмаган оешмалар -Татарстан Республикасының «Әтиләр Берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы, «Идел буе «Умай» гаилә академиясе автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән килешүләр имзаланды.

Иҗтимагый оешмалар вәкилләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан сайлау участокларына юнәлтеләчәк иҗтимагый күзәтүчеләр исемлегенә керәчәк.

Сайлауларга әзерлек барышында җәмәгать күзәтүчеләре законнардагы яңалыклар буенча укулар узачак, тавыш бирү көннәрендә Күзәтүчеләр тәҗрибәсен анализлаячак, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International