ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Яр Чаллы шәһәренә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумы составында илкүләм проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия составында барды. Биредә яңа шахмат классы ачылды. 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасында (урыннарның яртысыннан артыгы ясле төркемнәргә туры килә) булдылар, ул «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән иде. «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча төзелә торган яңа юлны карадылар. Шулай ук «Сосновоборский» ит комбинатында булдылар, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты ярдәмендә ничек итеп җитештерүчәнлекне һәм предприятие табышын күтәрә алуларын карадылар.
