Зональные отборочные туры конкурса «Нечкэбил-2021» в г. Чистополе и пгт. Балтаси

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Чистай шәһәрендә һәм Балтачта «Татарстан - нык гаиләләр территориясе» акциясе узды. Программада: «Ныклы гаилә»  гаилә тормышы юбилярларын һәм яшь парларны котлау, «Гаилә канаты астында» ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль-хәйрия проектларын тәкъдир итү, «Нечкәбил» конкурсының яңа катнашучылары белән очрашу. Бүгенге көндә 22 муниципаль районнан 30дан артык хатын-кыз үз гаиләсен тәкъдим итте. Жюри составында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР ЗАГС Идарәсе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, «Нечкәбил»проектының иҗади командасы катнашты.
«Нечкәбил» конкурсы дирекциясе Чистай һәм Балтач муниципаль районнары җитәкчелегенә җылы кабул итүләре һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International