РФ Президенты карары нигезендә, оборона министрлыгы "Без-ил армиясе! Без-халык армиясе!" масштаблы агитация-пропаганда акциясен уздыра.
Бүген Казанга "Без - ил армиясе! Без - халык армиясе!" поезды килде. Анда Татарстан Республикасы ДОСААФ яшьләр бүлеге хезмәткәрләре һәм активистлары катнашты. Тематик проект 25 апрельдә Россия башкаласыннан старт алды һәм аның бөтен территориясе буйлап масштаблы агитация-пропаганда акциясе кысаларында узачак.
25 апрельдә Мәскәүнең Киев вокзалында хәрби-патриотик акциягә старт бирелде. Поезд Россиянең Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр барлык эре шәһәрләрендә дә булды инде. Махсус поезд маршрутны 64 көн эчендә узачак, барлыгы 51 торак пунктта булачак. Акция 27 июньдә Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркында тәмамланачак.
Күчмә күргәзмә составында 17 тематик вагон бар, алар арасында – «Хәтер юлы», анда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүматларны карау өчен терминаллар урнаштырылган. "Заманча армия" тематик вагоны, анда Россия Федерациясе кораллы көчләренең өр-яңа казанышлары тәкъдим ителгән. Өч ачык платформада хәрби техника үрнәкләре тәкъдим ителгән. COVID-19га каршы көрәшкә багышланган «Күренмәс дошманны җиңү» вагоны оештырылды, ул өч өлешкә бүленгән: «кызыл зона», анда коронавирус йогышы белән зарарланган пациент палатасының үрнәге, «демонстрацион зона», анда хәрби медикларның эше турында роликлар һәм презентацияләр, шулай ук «телемедицина зонасы».
Тематик поездның очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казан гарнизоны башлыгы вазыйфаларын башкаручы полковник Александр Урин, ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, «Юнармия» җитәкчесе генерал-майор Александр Бородин катнашты.
Поезд килеп җиткәнче вокзал яны мәйданында «Adrenalin dance team» бию коллективы һәм Казан югары танк команда ордены Жуков Хәрби оркестры чыгыш ясады.
Шулай ук тимер юл вокзалы перронында башкала кунаклары һәм халкы өчен 11:00 дән 14:00 гә кадәр кыр кухнясы, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты оештырылды.
Казан шәһәрендә акция "Волга-волга" төркеме чыгышы белән тәмамланды.

