ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит Сафин эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең төбәкара конференциясендә катнашты

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов Татарстан Республикасында булды. Ул Яр Чаллы эшкуарлары белән очрашты, ә икенче көнне, 25 июньдә, Казанда Эшкуарлар белән төбәкара конференция үткәрде. Очрашуда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит Сафин катнашты. Борис Титов билгеләп үткәнчә, кече һәм урта бизнеста җитештерү секторы үсеше Европа илләре дәрәҗәсеннән шактый калыша. Яр Чаллыда «Мастер» технопаркын уңай мисал буларак китерде. Шулай ук конференциядә Үзбәкстан омбудсмены да чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Үзбәкстанда соңгы елларда эшкуарларны яклау буенча берничә закон кабул ителгән, аерым алганда, бизнесны омбудсмен белән бер генә тикшерү дә алдан килештермичә үткәрелә алмый, һәм бизнес өчен шартлар тудыру буенча халыкара рейтинг 5 ел эчендә 141 дән 69 урынга күтәрелгән. Конференциянең башка спикерлары да чыгыш ясадылар, алар Татарстанның кече һәм урта бизнесны үстерүнең күп юнәлешләре буенча күрсәткеч төбәк булуын, ләкин ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамавын билгеләп үттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International