28 майда «Мобиль бригадалар» проекты кысаларында Татарстан Республикасында социаль ятимлекне профилактикалау һәм гаиләне ныгыту программасы белгечләре, «БлагоДарение» БФ оешмасы-партнеры белән берлектә Баулы шәһәрендә һөнәри бергәлек белән танышу очрашулары үткәрделәр. Анда педагоглар, психологлар, класс җитәкчеләре, 9 балалар бакчасы мөдирләре, опека органнары белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, Мәгариф идарәсе җитәкчесе катнашты. Сәфәрнең максаты - хезмәттәшләребезне оешма программасы белән таныштыру, шулай ук гаилә белән эшләү буенча сыйфатлы эш алып бару өчен файдалы булган инструментлар һәм методлар белән уртаклашу иде. Хезмәттәшләренең алынган инструментларны һәм методларны куллануда тәҗрибә туплау, шулай ук кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге бар иде. Очрашуны уздырганнан соң, берничә гаиләгә психологик ярдәм күрсәтелде һәм озата бару тәкъдим ителде. Очрашу йомгаклары буенча Баулы районы хезмәттәшләре белгечләргә гамәли, ресурс эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр!

.jpeg)