2021 елның апрель-май айларында Яр Чаллы шәһәренең Иҗтимагый советы әгъзалары балаларның туклануын тикшерү максатыннан шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләрендә булуны дәвам итте. Совет әгъзалары 13, 26, 17 нче мәктәпләрдә, Пушкин исемендәге түгәрәктә булдылар. Гомуми белем бирү оешмаларына җибәрелә торган продукция, яхшы сыйфатлы. Ашамлыкларның күләме балаларның туклану нормаларына, технология нигезендә ризыкларның сыйфатына туры килә.
