Коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен һәм социаль проектларны гамәлгә ашыручыларны "Яшел Үзән районы КБО көне"нә белем бирү-гамәли очрашуына чакырабыз.
Без коммерцияле булмаган оешмаларның мәгълүмати ачыклыгы, бухгалтер исәбе, хисаплылык һәм коммерцияле булмаган оешмаларга салым салу мәсьәләләрен, социаль проектларны әзерләүнең практик мәсьәләләрен һәм башка күп кенә мәсьәләләрне карыйбыз.
Кайчан: 2021 елның 08 июне, 10.00
Кайда: Яшел Үзән шәһәре, Столичная ур., 17а («Порт» яшьләр үзәге). Парковка бар.
Катнашучыларны теркәү 8 (84371) 4-17-91 телефоны буенча. Керү ирекле!
Элемтә өчен мәгълүмат: +7 927 439 43 31 (Панкратова Наталья Владимир кызы)
Оештыручылар: Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яшел үзән» инвестиция үзәге.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән.