«Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советының башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче укучыларны тукландыруга җәмәгать контроле буенча эш төркеме тарафыннан 2021 елның 18 маеннан 27 маена кадәр 24 һәм 37 номерлы мәктәпләр тикшерелде. «Мәктәп туклануы» ҖЧҖ гомуми белем бирү оешмаларына җибәрелә торган продукциянең сыйфаты яхшы дип билгеләнә. Ашамлыкларның күләме балаларның туклану нормаларына, технология нигезендә ризыкларның сыйфатына туры килә.

