Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында җәмәгать билгеләнешендәге биналарны, шул исәптән сәүдә үзәкләре биналарын, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләрен тикшерү өчен эш төркеме оештырылды. Аңа Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре - Маргарита Максимова (ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм хәйриячелек комиссиясе рәисе), Тимур Бикмуллин (ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы), Жанна Халтурина (ТР Иҗтимагый палатасы эксперты), Ольга Морозова (ТР Иҗтимагый палатасы эксперты), министрлыклар, ведомстволар һәм гомумроссия иҗтимагый оешмалары вәкилләре керде.
2020 елның 18 һәм 20 маенда беренче чиратта шәһәрнең кайбер сәүдә үзәкләрендә «уңайлы мохит» булу-булмауга тикшерү уздырылды, алар арасында «Мега», «Южный», «Корстон», «Кольцо» һ.б. бар иде.
Шулай итеп, парковка урыннарын, керү төркемнәрен, санитар төеннәрне һәм җәмәгать туклануы урыннарын бергәләп карап чыктылар.
Эшче төркем әгъзалары сәүдә үзәкләренең биналарының һәм корылмаларының «халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналар һәм корылмаларның ни дәрәҗәдә уңайлы булуы» СНиПның 35-01-2001 таләпләренә җавап бирүен, аз хәрәкәтләнүче гражданнар, шул исәптән коляскадагы инвалидлар өчен киртәләрсез мохит булдыру (пандуслар һәм күтәртү платформалары, инвалидлар өчен парковка урыннары, санузеллар, контраст тамгалары һәм тактиль өслек һ. б.) таләпләренә туры килүен тикшерделәр.
Ай дәвамында Казан шәһәренең барлык сәүдә үзәкләрен һәм алар каршындагы парковкаларны киртәсез мохит оештыруга, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләрен тикшерү планлаштырыла.
Россия халкының якынча 8% ы-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Безнең көчебездә бу кешеләрнең тормышын җиңелрәк һәм уңайлырак итү. Сүз мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хәрәкәттә һәм мөһим мәгълүмат алуда кыенлыклар кичермәсен өчен, шәһәр һәм бина эчендә иркенләп йөри, укый, спорт һәм күңел ачу учреждениеләренә йөрсен өчен, биналарның эчендә һәм тышында, шулай ук транспортта махсус шартлар булдыру турында бара.
.jpg)