Казанда "Россия – Әзербайҗан: милләтара һәм конфессиональара татулыкның тарихи тәҗрибәсе" дигән ике көнлек конференция эшен тәмамлады

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Конференция социаль-гуманитар өлкәдә тотрыклы үсешкә алшартлар булдыру, шулай ук яшьләрне террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүнең уртак механизмнарын булдыру, рухи-әхлакый һәм традицион кыйммәтләрне саклап калу өчен шартлар тудыру максатыннан, Россия белән Әзәрбәйҗан арасында халыкара диалог мәйданчыгы булдыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Чарада катнашучылар өчен берничә мәйданчык оештырылды:

- ике ил арасында милләтара һәм конфессияара диалогның тарихи тәҗрибәсен карауга багышланган пленар утырыш;

- "Тынычлыкны саклауда конфессияара диалогның роле һәм үзенчәлекләре. Диннең волонтерлыкның социаль практикасына йогынтысы";

- "Җиңүче халык. Тарихи хәтер-мөнәсәбәтләрне тотрыклы үстерү нигезе» түгәрәк өстәле;

– мәдәният, сәнгать һәм журналистика эшлеклеләре белән «Дөресен белергә теләү. Хәзерге дөньяда мәгълүмат бирү»;

– Россия һәм Әзербайҗанның халык һөнәрчелеге күргәзмәсе «Иҗатны бәйләүче җеп, тәҗрибәне киләчәк буыннарга тапшыру"»;

– "Каспий ярында... " дигән рус телендә иң яхшы шигырь конкурсына йомгак ясау.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

Үз чыгышында ул мондый мәйданчыкларның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эше турында сөйләде.

Конференция ахырында халыкара стандарт китап номеры (ISBN), универсаль унлы классификация кодлары һәм китапханә-библиография классификациясе (ББК) биреләчәк җыентыкны бастыру планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International